Азнакайдан килгән ут көрәшчесе Урал һәм Идел буе Кубогының «Комбат» хәрби көрәш буенча төбәк-ара турнирында уңышлы чыгыш ясады, анда ике алтын медаль яулады. Өйгә кайткач, Радель Галиев якыннарыннан һәм хезмәттәшләреннән генә түгел, ә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллиннан да котлаулар кабул итте.
Әлмәт филиалы отрядының 12 ЭКБ янгын сүндерүчесе Галиев Радель Уфада узган Урал һәм Идел буе Кубогының «Комбат» хәрби көрәш буенча төбәк-ара турнирында катнашты.
Башкортстан башкаласында Радель Free combat (ММА) һәм Oriental combat дисциплиналарында беренче урынны яулый һәм 57 кг авырлык категориясендә чемпион була, шуның белән тагын бер тапкыр ГТХМ хезмәткәренең югары чыдамлык дәрәҗәсен һәм реакция тизлеген исбатлый.