20 ноябрь иртәсендә Мәскәүдән «Восстание-Пассажирская» тимер юл станциясенә Газа секторындагы конфликт зонасын калдырырга теләгән һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты белән Каир шәһәреннән (Мисыр гарәп Республикасы) Мәскәүгә эвакуацияләнгән Россия гражданнары килә.
Туган иленә 10 кешедән торган бер зур гаилә кайтты (шуларның 7се балалар). Аларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе оператив төркеме хезмәткәрләре һәм психологлары, шулай ук Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе вәкилләре каршы алды.