2023 елның 24 нче октябрендә булган вакыйгалар җыелмасы

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

24 октябрьдә булган вакыйгалар:

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 23 тапкыр чыкты, шулардан: азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруларга – 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә - 6 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 3 янгын, башка объектлар – 2 янгын. 2 кеше коткарылды.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 3 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү-1 янгын.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы - 2 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – чыкмаганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 6 тапкыр, шуларның: ишек ачуга-2 тапкыр, авыруны транспортлауга - 1 тапкыр, табигый тирәлектә эзләү эшләренә - 2 тапкыр, башкасы - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә - 7 тапкыр.

Россиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International