15 нче октябрьдә булган вакыйгалар:
Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 29 тапкыр чыкты, шулардан: янусыз кыска ялганышка – 1 тапкыр, азык януга - 3 тапкыр, ялган чакыруларга – 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә - 6 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 7 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектлар – 2 янгын.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 4 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 3 янгын, ут белән саксыз эш итү-1 янгын, ут төртү-1 янгын, башка сәбәпләр-1 янгын.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – 1 тапкыр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 2 тапкыр, шуларның: башкасы- 1 тапкыр, ишек ачуга-1 тапкыр. Профилактик эшләргә - 7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.
Әлеге яңалыклар мәгълүматын кулланганда баш идарәнең актив интернет-сайтына сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!