2023 елның 12 нче октябрендә булган вакыйгалар җыелмасы

2023 елның 13 октябре, җомга

12 нче октябрьдә булган вакыйгалар:

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 43 тапкыр чыкты, шулардан: чүп-чарны сүндерүгә - 1 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 7 тапкыр, азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруларга - 20 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә - 9 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 4 янгын, башка объектлар – 1 янгын.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 5 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 2 янгын, ут белән саксыз эш итү-3 янгын.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – җәлеп ителмәгәннәр.

 ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары - 4 тапкыр, шуларның: башкасы- 2 тапкыр, ишек ачуга-2 тапкыр. Профилактик эшләргә - 7 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International