8 октябрьдә булган вакыйгалар:
Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 35 тапкыр чыкты, шулардан: чүп-чарны сүндерүгә - 4 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруларга - 15 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлеккә - 5 тапкыр. Янгын сүндерүчеләр 8 янгынны сүндерделәр, аларның торак секторында - 1 янгын, җитештерүдә - 1 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар -2 янгын, башка объектлар - 4 янгын.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 1 янгын, ут белән саксыз эш итү-6 янгын, ут төртү - 1 янгын.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - 2 тапкыр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары - 3 тапкыр, шуларның башкасы - 3 тапкыр. Профилактик эшләргә - 7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.