Татарстанда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре узачак

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 3 октябрьдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен җаваплы барлык органнар һәм учреждениеләр катнашында гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре узачак. Искәрмәне илнең дүрт яңа төбәге - ДНР, ЛНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләре тәшкил итәчәк. Зур масштаблы өйрәнүләрдә федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар җәлеп ителгән. Тренировканы тәүлек дәвамында 2 этапта үткәрү планлаштырыла. Өйрәнүләр барышында штаб һәм гамәли характердагы чаралар каралган. Халыкка әлеге күнегүләр чарасын аңлап карарга һәм мөмкин булган мәгълүмати провокацияләргә бирелмәскә кирәк.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, өйрәнүләрнең максаты - гражданнар оборонасы җитәкчеләренең һәм белгечләренең табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә гражданнар оборонасы чараларын оештыру һәм аларга идарә итү мәсьәләләрендә белемнәрен һәм практик күнекмәләрен камилләштерү, шулай ук гражданнар оборонасы буенча беренче чираттагы чараларны үтәү. Моннан тыш, тренировканың төп максатлары арасында - идарә органнарының һәм гражданнар оборонасы көчләренең әзерлеген тикшерү. Күнегүләр барышында төрле гадәттән тыш хәлләр шартларында авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкару буенча теоретик һәм гамәли чаралар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International