8 нче янгын-коткару отрядының янгыннарны профилактикалау бүлеге өлкән инспекторы Резеда Йосыпова берьюлы берничә учреждениедә янгын куркынычсызлыгы дәресләрендә катнашты. Башта Яшел Үзән районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән «ликбез» үткәрде. Ул янгыннар статистикасы һәм андагы кешеләрнең үлеме турындагы мәгълүматларны җиткерде, көнкүрештә янгыннарның иң еш очрый торган сәбәпләрен искә төшерде. Росгвардия хезмәткәрләре дисциплиналы һәм оешкан кешеләр. Үзләренең эшчәнлеге буенча еш кына янгын корбаннары булу куркынычы янаган, шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы темасы да аларга таныш һәм якын булган гражданнар категориясе белән очрашалар.
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «ышаныч» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре белән чираттагы дәресне үткәрергә планлаштыра.