24 сентябрьдә 03: 44 сәгатьтә Арча районының Кызыл Яр авылында Киров урамындагы бер катлы шәхси бүрәнә йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. Йортта 1947 елда туган хатын-кыз яшәгән.
Йорт иминиятләштерелгән, моннан тыш, 2018 елда авыл җирлеге башлыгы республика программасы буенча 2 автоном төтен янгын хәбәрчесен («ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар»категориясе) бушлай урнаштырган.
Хәбәрченең эшләтеп җибәрү тавышын ишеткәч, хатын уяна һәм өйдән чыгып кача, шуннан соң янгын күзәтчеләрен чакыра.
04 сәгать 05 минутта янгын сүндерүчеләр ачык утны сүндерәләр.