"Тикшерелгән бизнес" интернет-порталы турында

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

    Бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан "Тикшерелгән бизнес" интернет-порталы эшли (provbiz.ru), ул 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән төзелгән.
     Порталда контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, типовой бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. 
    Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан административ басымны киметү максатыннан порталда «кайтыш элемтә модуле» интерактив сервисы эшли, ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска анкета булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International