Уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык дәресләре оештырыла һәм янгын очрагында балаларны эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрелә. 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы шундый дәресне БИЯҖ Зеленодольск районара бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.
Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белгечләре сүзләренчә, мондый тренировкалар мәктәпләрдә даими үткәрелә. Аларның максаты-мәктәптә янгын чыкканда уку йорты персоналының һәм укучыларның гамәлләрен мөмкин кадәр ачык һәм җайлы итеп эшләү.