Татарстан Республикасы көнендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм оештырдылар. Беренче сыйныф укучысы көнен 8 янгын-коткару отрядында ел саен үткәрәләр. Быелгы бәйрәмне 1 сентябрь алдыннан әти-әниләре «01»хезмәтендә эшләүче 19 бала өчен оештырдылар.
Чара 52 янгын-коткару часте фасадында башланды. Күзәтү экскурсиясе белән балаларны часть буенча үткәрделәр, дежур каравылчыларның сугыш көннәре ничек уза икәнен ачык итеп аңлаттылар. Беренче сыйныф укучылары янгын сүндерүчеләрнең уку парталары артында утыра, шәхси саклану чараларын үзләрендә сынап карый алдылар.
Бәйрәм азагында булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк - яраклары салынган рюкзаклар тапшырылды. Иң мөһиме-алда торган Белем көне белән котладылар һәм аларга укуда уңышлар теләделәр.