Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында практик дәресләр

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

    Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр безнең көннәрдә кирәк һәм актуаль. Һәм иң мөһиме-бу кешеләргә янгын вакытында аларның дөрес гамәлләрен истә калдырырга ярдәм итә. Ә кайберләрен психологик яктан гадәттән тыш хәлләрдә тыныч һәм акыллы тәртипкә әзерли.

    Шуңа бәйле рәвештә ТР БИЯҖ ТРОның Арча участогы хезмәткәрләре һәм Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча МОНД ПР инспекторлары кешеләрне эвакуацияләү, янгын вакытында беренчел янгын сүндерү чараларын куллану буенча практик дәресләр үткәрделәр. Шулай ук учреждение хезмәткәрләре янгын сүндерү җайланмасын куллануның гамәли күнекмәләрен үзләштергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International