Журналистларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән берлектә үткәреләчәк югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәге волонтерларының масштаблы күнегүләренең иң тамаша өлешенә чакырабыз. Россиянең Идел буе, Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларыннан йөздән артык волонтер, югалганнарны эзләгәндә коткаручылар һәм көч ведомстволары белән эшләүдә кирәкле белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен очрашачак.
Укуларның соңгы көнендә (якшәмбе, 23 июль), ике көнлек теоретик дәресләрдән соң волонтерлар алган белемнәрен практикада кулланачаклар.