Мәктәп укучылары өчен СКҖ дәресе

2023 елның 24 марты, җомга

    СКҖ коткаручылары язгы чорда Дәрвишләр бистәсендәге 140нчы урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен бозда куркынычсыз тәртип буенча профилактик дәрес үткәрделәр.
    Бозга чыкканда нинди куркынычлар көтелә, боз өстендә булган вакыйгага шаһит булган очракта саклык чаралары һәм гамәлләр турында сөйләделәр.
    Шулай ук беренче ярдәм күрсәтү алымнарын, коткару чараларын куллану ысулларын күрсәттеләр, ә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 2 нче Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре авария-коткару коралы мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International