«БИЯҖ» Әлмәт бүлекчәсе белгечләре Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары һәм янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре белән берлектә Әлмәт шәһәренең «Орленок» лагеренда ял итүче балалар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара үткәрделәр.
Беренче эш итеп күнекмә эвакуациясе үткәрәләр. Соңыннан эчке хезмәт инспекторы капитан И.Ф. Хаҗиев балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук балалар янгын сүндерү машинасының ничек эшләвен күрделәр, янгын сүндерүчеләр су бирүне күрсәттеләр.