РФ Президентының Мактау грамотасын БИЯҖ Татарстан республика бүлекчәсе рәисе Радик Камалетдиновка тапшырдылар

2023 елның 31 марты, җомга

    Актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен РФ Президентының Мактау грамотасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе Советы рәисе Радик Раил улы Камалетдинов алды.

    Радик Камалетдиновның намуслы хезмәте һәм иҗтимагый-файдалы эше игътибарсыз кала алмады. Җирле бүлекчә җитәкчесеннән алып БИЯҖ республика бүлекчәсе рәисенә кадәр юл үтеп, ул чын профессионалның абруена гына лаек түгел, аның зур тәҗрибәсе һәм тормыш принциплары үсеп килүче буынга яхшы үрнәк булып тора. Үз эшенә һәм кечкенә Ватанына тугрылык иң мактаулы бүләкләргә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International