Ут баланы җәлеп итә, ләкин аның белән уеннар еш кына янгын белән тәмамлана. Балаларга ут белән эш итү кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.
Балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт булдыру максатыннан Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Роман Сизов һәм җирле Түбән Кама БИЯҖ СОД инструкторы Гүзәл Әхмәтова 69 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Дәрес нәтиҗәләре буенча балалар янгын сүндерүчеләрнең һөнәре, янгынның зур бәла булуы һәм аннан бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп кенә кача алуы турында белемнәрен ныгыттылар.
Әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен һәм коточкыч янгын китереп чыгарырга мөмкин булган сәбәпләрне кабатладылар. Балалар теоретик материалны бик игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирергә оялмадылар. Хушлашканда барлык балалар да янгын куркынычсызлыгы буенча мөһим мәгълүмат белән төсле листовкалар алдылар.