Казанның СКҖ рәисе Никита Коробицын хәбәр иткәнчә, 28 июнь көнне көндез Казанның Кече Лебяжье күлендә СКҖ коткаручылары ярдан 40 метр ераклыкта су коенганда батучы илле яшьлек хатын - кызны коткарганнар, реанимация үткәргәннәр сулыш алу һәм пульс барлыкка килгән. Шуннан соң хатынны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Сүз уңаеннан, бу урында су коену тыела.