Саранскида Идел буе федераль округы буенча «Россиянең иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы» Бөтенроссия смотр-конкурсының төбәк-ара этабына йомгак ясалды. Конкурста 12-17 яшьлек Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары катнашты. Татарстан Республикасын "Огнеборец" отряды - Татарстан Республикасы Лаеш районының "Сәламәт буын "Усад күп профильле лицее командасы тәкъдим итте. Балаларны җиңүгә лицей педагоглары гына түгел, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә әзерли.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Огнеборец» командасы беренче урынга чыкты.
Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы – балаларның һәм яшүсмерләрнең ирекле янгынга каршы оешмасы, ул аларда һөнәри янгын-техник күнекмәләр, гражданлык батырлыгы, затлылык, тапкырлык, коллективизм һәм иҗат тәрбияләү, шулай ук физик яктан ныгыту максатларында төзелә, бу янгын сүндерү эшенең нигезләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә.