Әлмәтнең «Ветеран» тернәкләндерү үзәгендә реабилитантлар өчен янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча дәрес уздырганнар. Лекция барышында шулай ук Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының яңа кагыйдәләре турында хәбәр итте, янгын сүндерүчене ничек эшләтеп җибәрергә кирәклеген күрсәтте. Шулай ук ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар өчен автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында сөйләделәр, чөнки бу категория кешеләр еш кына янгын куркынычына дучар була. Шәхси танышу өчен барлык катнашучыларга янгын хәбәрчеләре турында белешмәләр таратылды.