Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре Идарәсе беренче тапкыр республиканың мөһим сәнәгать объектларының янгын куркынычсызлыгы сагында торучы филиаллары хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрде. Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре Идарәсе Түбән Кама филиалының федераль янгынга каршы хезмәт отряды вәкилләре мактау пьедесталының югары баскычларын яуладылар!
«Иң яхшы янгын сүндерүче» исеме өчен Казаннан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 12 көчле янгын сүндерүче көрәште. Конкурс программасын янгынга каршы хезмәтнең визит карточкасы, янгын-коткару спортының классик дисциплинасы уку манарасының 4 нче катындагы тәрәзәгә штурм баскычы буенча күтәрелү ачты.
Аннары дәгъвачылар махсус киртәләр полосасы этапларында физик чыдамлык һәм һөнәри күнекмәләр сынавына дучар булдылар. Практик күнегүләр ясаганнан соң, дәгъвачылар янгынга каршы хезмәтнең теоретик белемнәрен үзләштерү өчен тест узды.
Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча Түбән Кама филиалы вәкиле, 37 ЭКБ янгын сүндерүчесе Павел Тимофеев һөнәри осталык конкурсында җиңүче дип танылды. Ярышларның көмеш призеры шулай ук 47 ЭКБ-дан Түбән Кама егете Максим Барсучков булды.