Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар!

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

    Яшел үзәнлеләрнең торак йортларына профилактик рейдларны 8 янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ел дәвамында үткәрә. Күп балалы гаиләләр аерым категория. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен иң мөһиме - җәза бирү түгел, ә куркыныч турында аңлату һәм кисәтү.
    Мондый очракларга юл куймас өчен, Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр күп балалы гаиләләрнең торакларын урап узалар. Ата-аналар үзләре дә мондый профилактик эшкә аңлау белән карыйлар. 
     Адрес артыннан адрес буенча 8 нче отряд хезмәткәрләре күп балалы гаиләләрнең йортларын һәм фатирларын урап узалар. Янгын куркынычы турында әти-әниләренә кабат-кабат искә төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International