Биектау гарнизоны башлыгы атасы белән бергә Казанда янгында ир атны коткарган

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

    18 июньдә 20: 45 сәгатьтә Казанның Павлюхин урамындагы 101 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
    Бу вакытта йорт яныннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ДЯХ ФЯХ янгын-коткару отрядының 7 нче янгын-коткару часте начальнигы эчке хезмәт капитаны Раил Шәймәрданов әтисе Рөстәм Шәймәрданов белән бергә узып бара иде. Ул 4 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән куе кара төтен күргән.
    Раил һәм Рөстәм Шәймәрданов янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче шунда ук фатир хуҗасын коткару турында Карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International