Казанда бу көннәрдә Россия Федерациясенең 76 төбәгенең һәм якын чит илләрнең биш иленең Динамо коллективлары арасында зур халыкара ярышлар уза. Спорт ярышлары 11 спорт төре буенча үткәрелә: сугыш коралыннан ату, хезмәт биатлоны, җиңел атлетика, самбо, сугыш самбосы, пляж футболы, мини-футбол, волейбол, пляж волейболы, йөзү, гире спорты, аларда 2000 дән артык спортчы катнаша. Уеннар «Динамо»Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Татарстан җыелма командасы составында мини-футбол буенча турнирда катнашалар. Ярышлар 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк ике яшь категориясендә уза. Безнең ике команда да төркем киртәсен уңышлы үтеп, төркемнәрдә беренче урыннарны яулады.