Татарстан Республикасында "Комплекслы куркынычсызлык атналыгы" уза

2023 елның 30 мае, сишәмбе

    Мәскәүдә уза торган «комплекслы куркынычсызлык – 2023» XIV Халыкара куркынычсызлык чаралары салоны кысаларында Россия төбәкләрендә «Комплекслы куркынычсызлык атналыгы»акциясе уза.
    Иминлек атналыгы халыкның игътибарын комплекслы иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыгуын кисәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның мәгълүматлы булуына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
    Бу чорда иреклеләр, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары белән берлектә янгында, су объектларында һәм башка һәлакәтләрдә бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырыла. Әлеге чаралар барышында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнар категориясенә аерым игътибар биреләчәк.
    Шулай ук кешеләрне биналардан эвакуацияләү, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта янгын сүндерү техникасы эшен күрсәтү, шартлы янгынны сүндерү буенча чаралар эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International