15нче мәктәп укучылары Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалында федераль янгынга каршы хезмәтнең 91нче отрядында экскурсиядә булдылар. 14 янгын-коткару часте составындагы бу отряд Түбән Кама сәнәгать комплексының нефть химиясе производстволарын саклый.
Балалар янгын сүндерүчеләрнең нинди шартларда эшләвен һәм ял итүләрен күрделәр, көн тәртибе һәм янгын сүндерүчеләрнең бурычлары турында белделәр. Шулай ук алар «Спасик һәм аның дуслары» тематик мультфильмын бик теләп карадылар. Котылу мөмкинлеген арттыру өчен, янгын очрагында үзеңне ничек тотарга һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Саубуллашканда, балалар һәм хәтта кайбер кызлар да, янгын күзәтчелегенә эшкә килергә теләгәннәрен уртаклаштылар!