Чираттагы җиңү белән Азнакайдан 12 янгын-коткару часте титуллы утчы Радель Галиев килде.
Май уртасында ул «V Евразия сугыш сәнгате Уеннары» кысаларында Уфада узган «комбат» Wcsa/ICLAS Eurasian championship OF COMBATS хәрби көрәш буенча Евразия беренчелегендә катнаша.
15 илдән, 30 тәкъдим ителгән федерациядән һәм Россиянең 50 төбәгеннән 4000 катнашучы арасында 57 килограммнан артык авырлык категориясендә Радель 1 урынны һәм чемпион титулын яулый.