60 яшьлек юбилейга «Казаноргсинтез» янгын сүндерүчеләренә иң яхшы бүләк

2023 елның 26 мае, җомга

    Казанның «Органик синтез» предприятиесе янгын күзәтчелегенең алтмыш еллыгы уңаеннан «Казаноргсинтез» җитәкчелеге бүген янгын сүндерүчеләргә иң кирәкле бүләк - янгын сүндерүчеләрне психологик әзерләүнең ут полосасы бүләк итте.
     Казанның «Органик синтез» предприятиесе янгын күзәтчелегенең 60 еллыгына багышланган чарада «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.
    Тантаналы часть барышында янгын сүндерүчеләрне психологик әзерләү өчен яңа тренажерлар проектлаган һәм урнаштырган компания вәкилләрен, шулай ук «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафинны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.
    Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча ДЯХ ФЯХ килешү бүлекчәләре идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының алдынгы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International