"Заречье" балалар сәламәтләндерү лагеренда хокук бозулар юк

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

    Ел саен җәйге балалар сәламәтләндерү сезоны башланыр алдыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан балалар сәламәтләндерү учреждениеләренең барлык объектларында янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексын үткәрәләр. Бүген ДЯХ инспекторлары Казанның Киров районында урнашкан «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеренең янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр.
    Биредә беренче сменаның заездын 1 июньдә үк көтәләр. Җәй буе мондый сменалар биш булачак. Персонал янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү буенча укуны уңышлы узды.
Җәйге ял объектларын тикшергәндә ДЯХ инспекторлары персоналның объектларны эксплуатацияләү, янгын чыккан очракта гамәлләр, эвакуация һәм чыгу юлларын карап тоту, янгын сүндерү автоматикасы системалары эше, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итүнең булуы һәм төзеклеге, лагерь территориясен коры үләннән, чүп-чардан һәм валежниктан чистарту кагыйдәләрен белүенә аерым игътибар бирәләр.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Киров районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән инспекторы Айрат Гайнетдинов әлеге тикшерелгән объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулар ачыкланмаганлыгын хәбәр итте. Балалар җәйге ялга тыныч кына урнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International