«Иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә Конкурс кичә «Татарстан Республикасы буенча ДЯХ ФЯХ КБ идарәсе» 43 нче янгын-коткару часте уку-күнекмә комплексы базасында узды. Анда 5 янгын-коткару бүлегеннән 50 хезмәткәр катнашты.
Смотр-конкурс программасы ике өлештән тора: теоретик һәм практик. Теорияне тапшырганнан соң, хезмәткәрләр спорт мәйданчыгына юлланалар, анда күнегүләр буенча вакыт нормативларын тапшырырга кирәк була:
Уку манарасының 4 нче катына штурм баскычы буенча күтәрелү һәм каршылыклар полосасын җиңү, ул, үз чиратында, берничә этапны үз эченә ала.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «иң яхшы янгын сүндерүче» титулын 31 янгын-коткару часте вәкиле Д.С. Платонов яулый. Икенче нәтиҗәне шул ук ЭКБ 31 сугышчан иптәше И.А. Шакиров күрсәтә. Өченче урын ЭКБ 28 янгын сүндерүчесе Н.А. Бондаревка бирелә.