30 апрель-Россия янгын күзәтчелеге Көне. Быел Россия янгынга каршы хезмәте оешканнан бирле 374 ел билгеләп үтелә. Бәйрәм алды вакыйгалары гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә янгын сүндерү һәм коткару техникасын тапшыру тантанасыннан башланды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Раис ярдәме белән республика янгын-коткару бүлекчәләрен заманча техника һәм җиһазлар белән планлы рәвештә җиһазландыру гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан Республикасы Янгын-коткару техникасы паркы 4 берәмлек янгын-коткару техникасы белән тулыланды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин хезмәткәрләрне ант бирүләре белән, ә бөтен шәхси составны яңа тулыландыру белән котлады.
Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көненә, Россия янгын күзәтчелеге оешуның 374 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митингта кунаклар, ветераннар, хезмәткәрләр, гаилә әгъзалары катнашты.