Махсус янгынга каршы режим кысаларында Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары торак янгыннарын һәм коры үлән янгыннарын булдырмау максатыннан бакча ширкәтләрендә, шулай ук авыл җирлекләрендә күчмә патрульләр үткәрәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән чистарту сыйфатына һәм минеральләштерелгән полосаларга аерым игътибар бирәләр. Шулай ук гражданнарны йорт яны һәм бакча участокларында учаклар ягуга, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыруга юл куймау турында кисәтәләр.
Профилактик рейдлар һәм визитлар барышында ДЯХ инспекторлары гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тараталар. Янгынга каршы махсус режим әле башланды гына, ә Зәй районында инде беренче өч бозучы бар. Аларга 20 мең сумлык штрафлар рәвешендә административ җәза салынган.