Зәй-2 Яшьләр үзәгендә балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

    Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре Зәй-2 Яшьләр үзәгендә балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр .
    Зәй муниципаль районы буенча Инспектор Лилия Писарева мәктәп укучыларына көнкүрештә, урамда, мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре турында сөйләде. Балалар белән бергә янгын сүндерүчеләргә шалтыратучы телефон номерларын, шулай ук телефон аша нәрсә хәбәр итәргә кирәклеген дә искә төшерделәр. Бинадан эвакуацияләнгәндә, шулай ук беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында белемнәр яңартылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре тыңлаучыларга янгын куркынычы сезоны һәм аеруча янгынга каршы режим нәрсә икәнен дә искәртте.
    Шуннан соң Лилия Писарева гадәттән тыш хәлләр министрлыгының балаларга бәла-казалар булмасын өчен киңәшләрен укыды. Урамда булганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International