ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин брифингта катнашты. ММЧ вәкилләренә язгы-җәйге чорда Татарстан урманнарында һәм торак пунктларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуда шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Максим Трущин билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар һәм, беренче чиратта, ландшафтлар саны кискен арткан.