Яшел Үзәндә күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары янгын куркынычсызлыгы сезонында барлык таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоталар

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

    Планнан тыш күчмә тикшерүне Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Тикшерү Россия Федерациясе Иминлек Советының оператив киңәшмәсе протоколын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. Тема - 2023 елда су басуларны һәм табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча өстәмә чаралар турында.
    Зеленодольск урман янгыннары һәм башка табигый (ландшафт) янгыннар куркынычы янаган торак пунктлар исемлегенә керә. Нәкъ менә шуңа күрә янгынга каршы барлык чараларны үтәүгә аерым игътибар бирелә.
    Күчмә тикшерүләр барышында күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары кирәкле документларны алып баруга гына түгел, ә территорияне коры үсемлекләрдән чистарту сыйфатына, янгын чыганагы була алган рөхсәтсез чүплекләрнең булуына да игътибар итәләр. Шулай ук минеральләштерелгән полосалар төзү буенча эшләрне тикшерәләр, бигрәк тә табигый янгыннар килеп чыгу ихтималы һәм торак секторга ут күчү куркынычы зур булган урыннарда.
    Әлеге күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны күрсәтеп, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту турында акт төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International