ГТХМ хезмәткәрләре йорт яны участоклары буенча профилактик визитлар үткәрә

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

    17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим кысаларында чикләүләр гамәлгә керә. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары күзәтүе астында дачниклар һәм йорт яны участоклары хуҗалары.

    Бүген «Азино» күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары янгынга каршы режим кагыйдәләренең гамәлдәге таләпләрен үтәүне тикшерү максатыннан Казанның «Виктория-Остров» Бакча коммерцияле булмаган ширкәтендә булдылар. Профилактика сәфәрендә шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты, алар Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлгә керүгә бәйле рәвештә кертелгән тыюлар турында халыкка тагын бер кат җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International