ГТХМ хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларында дәресләр үткәрә

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

    "Куркынычсыз балачак" - "Дельфин" шифаханә-профилакториенда хәзер балалар сәламәтләндерү лагереның чираттагы сменасы уза. Сменаны оештыручылар балаларга кунакка КСДИ, янгын күзәтчелеге һәм ГИБДД хезмәткәрләрен чакырды.
    Файда белән дәрес үткәрү өчен, Янгын куркынычсызлыгы көне балаларны ашыгыч эвакуацияләү күнегүләреннән башланды. 91 бала бинадан тиз, оешкан һәм паникасыз эвакуацияләнгән. Аннары-иң кызыклы, тамашалы өлеш. 52 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны механик күбек ярдәмендә сүндерү ысулларын күрсәттеләр. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр балаларга янгын-техник җиһазлар, «КАМАЗ» янгын сүндерү автомобилен җиһазландыру турында ачык итеп күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Теләге булган һәркем янгын сүндерү каскасын киеп, «кызыл машина» руле артында утыра алган. 
     Ә икенче көнне лагерьда тәрбияләнүчеләр белән суда куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International