"Ничә яшьтә янгын сүндерүче булырга мөмкин?»,
"Ә кызларны янгын күзәтчелегенә алалармы?",
"Сезгә эшкә урнашу өчен нинди сыйфатлар кирәк?"
-мондый сораулар Түбән Кама филиалы ФЯХ отрядының 35 янгын-коткару частена экскурсия тәмамланганнан соң Баки Урманче исемендәге гимназия укучыларын кызыксындырды.
Язгы каникулларда «Нижнекамскнефтехим» янгын сүндерүчеләре уку йортының ата-аналар комитеты инициативасына җавап бирделәр һәм мәктәп укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрделәр. Алар балаларга һәм педагогларга хезмәт үзенчәлекләре, үз бурычлары, янгын сүндерү һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне коткару буенча хәрби эш тәҗрибәсе турында сөйләделәр.