Янгынга каршы режим кагыйдәләрендә 15 мөһим үзгәреш турында брифингта сөйләделәр

2023 елның 24 марты, җомга

    24 мартта "Татар-информда" ММЧ өчен Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында" дигән темага брифинг узды. Анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше норматив-техник идарәсе бүлеге башлыгы Евгений Врачев катнашты.
    Ул 2022-2023 елларда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге закон базасы норматив-хокукый көйләүне яхшырту максатыннан шактый үзгәрешләргә дучар булуын билгеләп үтте. Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International