Игътибар! 15 һәм 16 мартта Татарстанда идарә органнары һәм РГХС көчләре белән команда-штаб өйрәнүләре узачак

2023 елның 14 марты, сишәмбе

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2023 елга Комплекслы планына ярашлы рәвештә, 15-16 март көннәрендә Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы белән идарә органнары һәм көчләре белән Бөтенроссия өйрәнүләрендә катнашачак.
    Өйрәнүләр барышында 15 мартта язгы ташкынны авариясез үткәрүне тәэмин итү белән бәйле  гамәлләр, ә 16 мартта торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау эшләнәчәк. Күнегүләр үткәрү барлык катнашучыларга язгы ташкын белән бәйле сезонлы куркынычларга әзерлекне тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International