Балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча эш дәвам итә

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

    Зәйдә «Космос» кинотеатрында Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча видеослайдлар күрсәттеләр.

    Укыту әңгәмәсеннән соң балалар янгын сүндерү формасын һәм капюшон тибындагы коткару җайланмасын сынап карый алдылар. Кечкенә тыңлаучылар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бик теләп аралаштылар, шулай ук үскәч янгын сүндерүчеләр булачакларын әйттеләр. 

    Әлеге чара күрсәткәнчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр балаларга уңай яктан гына тәэсир итә һәм алган белемнәре озакка истә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International