Янгын сүндерүче һөнәре турында барысын да белү, үз күзләрең белән янгын сүндерүчеләрнең хезмәт шартларын күрү, чын янгын сүндерүчеләр белән аралашу – Яшел Үзәннең барлык укучыларында да шундый мөмкинлек бар. 8 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре подразделениеләрдә даими рәвештә ачык ишекләр көннәре һәм экскурсияләр үткәрәләр.
Балалар 53 янгын-коткару частена экскурсиягә килделәр. Әйтергә кирәк, бу беренче очрашу түгел. ЭКБ-53 хезмәткәрләре балаларга техника һәм махсус җиһазлар күрсәттеләр. Теге яки бу янгын сүндерү машиналарының янгынга ничек һәм нинди максатлар өчен чыгуын аңлаттылар. Евгений Потапов үз коллегалары һәм каравыл начальнигы ярдәмчесе белән бергә ут көрәшчеләрнең хәрби җиһазлары турында сөйләде, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын күрсәтте. Теләге булган һәркем янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен, җылылык кайтаручы костюмын киеп, янгын сүндерү машинасы руле артында утыра алды.