Зәйнең 6нчы мәктәбенең актлар залында 4нче сыйныф укучылары өчен балаларга өйдә, мәктәптә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең эшенә кызыксыну тәрбияләү максатыннан дәрес үткәрелде. Дәресне Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Лилия Писарева, «БИЯҖ» хезмәткәре Любовь Асташина һәм 88 ЭКБ янгын сүндерүчесе Виталий Гильдеев үткәрделәр.
Укучыларга утның зыяны һәм файдасы турында слайдлар һәм видео сюжетлар сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Мәктәп бинасында, фатирда янгын яки төтен чыккан очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында гыйбрәтле әңгәмә үткәрелде. «Янгын куркынычсызлыгы» темасына уеннар уйнадык.