Бүген Татарстан җирендә, Россиянең спорт башкаласы Казанда янгын-коткару спорты буенча Кубокны ачу тантанасы узды.
Чарада хөрмәтле кунаклар катнашты. Исегезгә төшерәбез, бу спорт төрендә илнең төп кышкы стартларын Казан инде бишенче тапкыр кабул итә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе спорт манежында киеренке көрәштә үз осталыкларын күрсәтергә әзер булган иң көчле спортчылар җыелды. Бүген ярышларда 19 команда катнаша.
Ярышларның беренче көненең беренче яртысында йөз метрлы киртәләр полосасын узуда егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында юниорлар һәм ир-атлар арасында штурм баскычы буенча күтәрелүдә иң көчлеләрне ачыклаганнар.
Видео:https://www.youtube.com/watch?v=hy6b2HF-KlU (беренче көн)
https://www.youtube.com/watch?v=q7zDyaU2Grg (ачу тантанасы)