Түбән Камада «Гренада» яшүсмерләр клубында клубта тәрбияләнүчеләрнең Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Роман Сизов белән очрашуы булып узды. Роман Олегович балаларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, шулай ук янгын чыккан очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде.
Әгәр дә янгын вакытында бала янында олылар булмаса, ул мөстәкыйль карар кабул итәргә һәм ышанычлы булырга тиеш. Моның өчен балалар янгын чылбырын белергә тиеш.
Балаларга шулай ук янгын сүндерүнең беренчел чаралары турында сөйләделәр, янгын сүндергечне ничек кулланырга һәм нинди очракларда кулланылуын аңлаттылар. Укучылар куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, ут белән шаяру һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген белделәр.