Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләре өчен автоном төтен янгын хәбәрчеләре бүлеп бирде.
Әлеге категория гаиләләрдә булганда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларга автоном төтен янгын хәбәрчеләренең эш принцибын аңлаталар, шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәләр тапшырып әңгәмәләр үткәрәләр.