Бүген Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Сөйки авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Авыл җирлеге башлыгы җыелганнарга үзара салымның нинди максатларга тотылуы, территория өчен актуаль булган проблемалар һәм 2023 елга төп бурычлар турында сөйләде.
Наил Вазыйхов район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Рафис Хәбибуллин катнашучыларга Кама Тамагы муниципаль районының янгын куркынычсызлыгы торышы турында хәбәр итте. 2022 елда район территориясендә 24 янгын булды, бу 2021 ел белән чагыштырганда 12 очракка кимрәк. Янгыннарда 1 кеше һәлак булган, 1 кеше җәрәхәтләнгән. Рафис Хәбибуллин шулай ук билгеләп үткәнчә, районда финанслауның барлык чыганаклары хисабына 2016 елдан алып хәзерге вакытка кадәр 1037 йорт биләмәсендә 2751 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган.
Очрашу тере диалог форматында узды. Авыл халкы сөйләшүдә актив катнашты һәм сораулар бирде.