Торак сектордагы янгыннарны профилактикалау максатыннан Зәйнең "Космос" кинотеатрында сеанслар башланыр алдыннан автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыру турында видеоролик күрсәтелә. Статистика күрсәткәнчә, әлеге датчикларның эшләү күп татарстанлыларның гомерен уттан коткарган.
Бу юлы 2нче урта мәктәпнең 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары алдында балалар киносеансын карау алдыннан Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Лилия Писарева чыгыш ясады. Ул балалар белән «көнкүрештә һәм мәктәптә янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә уздырды, шулай ук тыңлаучыларга янгын датчикларын йортларда һәм фатирларда янгын сүндерү һәм һәлак итү максатыннан кую кирәклеген аңлатты.
Бу профилактик эш балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә даими алып барыла.