Бүген Җир планетасының тагын ике кечкенә кешесенең Яңа ел хыялы тормышка ашты. Алабугада яшәүче 10 яшьлек Иделия һәм Казаннан 13 яшьлек Ралина «Теләкләр чыршысы»нда үтенечләр рәвешендә калдырылган кадерле бүләкләрен алдылар. Кыш бабай хәзер бик мәшгуль булганлыктан, кечкенә принцессаларның теләкләрен Казан янгын сүндерүчеләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 7 янгын-коткару отряды тормышка ашырды. Алар чираттагы мәртәбә "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнаштылар.
Кыз Алинә тумыштан килгән авыру аркасында мөстәкыйль хәрәкәт итә, ләкин ул кышны бик ярата. Шуңа күрә ата-аналар Кыш Бабайдан җылы комбинезон сорадылар. Ә менә Иделия препаратлар ярдәмендә генә хәрәкәт итә ала. Хәзер аның сәнгать мәктәбендә яраткан рәсем ясау мөмкинлеге бар.
7 янгын-коткару отряды начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Ринат Сафин кызларның бу теләкләрен "теләк чыршысыннан" өзде. Менә бүген теләкләр тормышка ашты.